Логотип «Мәйдан» журналы

"Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм" грантлар бәйгесендә иң күп җиңүчеләр Мамадыштан булды

"2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм" федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына...

"2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм" федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды.
4663 Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Иң күп җиңүчеләр Мамадыш районыннан - алты хуҗалык, Баулы, Буа, Кукмара һәм Чирмешән муниципаль районнарыннан - бишәр хуҗалык. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Грантларның гомуми суммасы – 185,8 млн сум, шулардан 107,8 млн сум – федераль бюджеттан (58%).
Конкурска гариза биргән 122 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 34 муниципаль районнан 84 КФХ грантларга ия булды, диелгән әлеге хәбәрдә.
Грант алучыларның күпчелеге терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар, шулардан 22 – сөтчелек юнәлешендә - 841 баш сыер, 20 – эре мөгезле терлекләр симертү буенча - 1334 баш, 5 – кошчылык буенча - 42,5 мең баш, 3 – ат үрчетү буенча - 120 баш, 1 – кәҗәчелек буенча - 180 баш һәм 1 – куянчылык буенча - 6 мең баш.
Шулай ук яшелчәчелек буенча 11 проект гамәлгә ашырылачак, 13 – җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча, 8 – бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү буенча.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар