Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа Чишмә районында беренче тапкыр горчица үстерәләр

Яңа Чишмә районында быел беренче тапкыр горчица үстерәләр. Фото: Расих Фәсхетдинов“Кулон” агрофирмасы кырларында ул 1 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу хакта Яңа Чишмә районында “Кулон” агрофирмасының...

Яңа Чишмә районында быел беренче тапкыр горчица үстерәләр.
01471 Фото: Расих Фәсхетдинов
“Кулон” агрофирмасы кырларында ул 1 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу хакта Яңа Чишмә районында “Кулон” агрофирмасының баш агрономы Илдар Хәбибуллин хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
“Орлыгын сатарга исәп. Ихтыяҗ бар ул культурага. Хәзер чиста парларны эшкәртергә солярка бәясе кыйбат. Фермерлар шул культураны чәчеп куялар да, ул җирнең уңдырышлыгын да арттыра, җәй буе солярка белән җирне эшкәртү кирәкмәячәк. Яз көне үзебез чәчәр өчен 1 кг ын 55 сумнан сатып алдык. Хәзер инде үзебез сатмакчы булабыз. 55 сумнан булмаса, 25-30 сумга булса да китәр. 1 гектардан 1 тонна чыкса да, бик яхшы. Без бит анда чыгымнар тотмадык, гербицид та, пестицид та кулланмадык”, - дип сөйләде Илдар Хәбибуллин.
Баш агроном сүзләренчә, Чистай районы җирләрен дә исәпкә алсаң, “Кулон” агрофирмасы басулары мәйданнары 37 мең гектар тәшкил итә, шуның 29 мең гектары Яңа Чишмәдә. “Бу, нигездә, бөртекле культуралар. Рапс, көнбагыш та бар”, - диде.
Илдар Хәбибуллин фаразлаганча, быел һава шартларын исәпкә алсаң, уңыш былтыргы күрсәткечнең 70 проценты тирәсе чыгарга тиеш.
 

Комментарийлар