Ялларда Татарстанда томан, буран, көчле җил һәм кар көтелә
Киләсе ялларда Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 5 мартта, республикада болытлы һава торышы көтелә. Кө...
Киләсе ялларда Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 5 мартта, республикада болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда, шулай ук Казанда буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин. Төнлә һәм көндез юлларда — бозлавык. Шулай ук төнлә урыны белән томан төшәргә мөмкин.
Моннан тыш, иртән һәм көндез төбәк территориясендә, шулай ук башкалада 17-22 секундка кадәр тизлектә көчле җил көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, дип хәбәр итә синоптиклар.
Шимбә төнлә һава температурасы -3..-8 градус, ә көндез -4 градустан +1 градуска кадәр җылытачак.
Якшәмбе, 6 мартта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән 17–22 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Шулай ук буран булырга мөмкин.
Метеорологларның якынча фаразлаулары буенча, төнлә һәм иртән һава температурасы -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -8..-13 градус булачак.

Комментарийлар