Ялларда Татарстанда коры һәм җылы һава торышы булачак
Киләсе ялларда республика Казахстан антициклонының көнбатыш перифериясендә булачак. Шул сәбәпле, Татарстанда җылы һава торышы булачак, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәг...
Киләсе ялларда республика Казахстан антициклонының көнбатыш перифериясендә булачак. Шул сәбәпле, Татарстанда җылы һава торышы булачак, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләр мәгълүматына караганда, төнлә һава температурасы 2-8 градус, ә көндез 14-19 градус җылы булачак.
Киләсе атна башында һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Беренчел мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә җылы һәм коры һава торышы дәвам итәчәк.
«Төнлә 1-7 градус, көндез 13-19 градус җылы булуы көтелә», — диелгән хәбәрдә.
Белгечләр әйтүенчә, алдагы көннәрдә тәүлеклек уртача температуралар күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градус җылы булачак.

Комментарийлар