Логотип «Мәйдан» журналы

Ялган мәгълүмат тараткан өчен россиялеләрне штрафка тартмакчылар

 Россиялеләрне ялган мәгълүмат тараткан, шул исәптән "экологик экстремизм" өчен штрафка тарттыру мәсьәләсе карала. Бу уңайдан Федерация шурасы Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр әзе...

 
Россиялеләрне ялган мәгълүмат тараткан, шул исәптән "экологик экстремизм" өчен штрафка тарттыру мәсьәләсе карала. Бу уңайдан Федерация шурасы Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр әзерли.
69cd2735-1ea7-4752-b581-59f5f1d5d455_cx0_cy5_cw0_w1023_r1_s Фото: https://www.azatliq.org
Инициатива авторы сенатор Ирина Гехт "Известиягә" сөйләвенчә, штрафка физик затлар һәм хөкүмәттән тыш оешмалар тарттырылырга мөмкин. Штраф күләме 50-100 мең тәшкил итәр дип көтелә.
Гехт сүзләренчә, әлеге яңалык халыкны тикшерелмәгән мәгълүмат нәтиҗәсендә килеп чыккан курку шаукымнарыннан саклаячак. Идея соңгы вакытта "экологик экстремизм" очракларының ешаюы белән бәйле туды ди сенатор. Әйтик, кайбер митингларда халыкны теге яки бу корылма эшчәнлеге аркасында яман шеш авырулары артуы белән куркыталар, моның белән "чынлыкта экологиягә катнашы булмаган", хөкүмәттән тыш оешмалар шөгыльләнә, алар сәяси максатларны алга сөрә ди Гехт.
Тикшерелмәгән мәгълүмат нинди темага караса да, җәза булачак. Шул исәптән, инвалидлыкка китерә дип, вакцинациядән баш тартырга чакыру өчен дә, ВИЧтан дәваланмаска өндәүләр өчен дә.
"Без экспертлар белән хәзер әлеге норманы ничек Административ кодекска кертү турында фикер йөртәбез. Кешеләр ни сөйләгәнен үлчәп сөйләсен һәм эмоцияләрдә уйнамасын, ә объектив бәя бирсен өчен", ди автор.
 
Шул ук вакытта сенатор тикшерелмәгән мәгълүматны бәяләү кыен булуын да таный. Юристлар "канун өлгесе кысаларында кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен бозмау" юлларын эзли ди Гехт.
Документны июнь башында Россия думасына кертергә җыеналар.
Казанда чүп яндыру корылмасы төзелү турында белдерелгәннән соң, Татарстанда да экологик митинглар узды. Каршылык чараларында катнашучыларның кайберләре административ хокук бозулар өчен штарфка да тартылды.
 
https://www.azatliq.org

Комментарийлар