Логотип «Мәйдан» журналы

Ялган алкогольне ничек ачыкларга?

Халыкны еш  кына шундый сорау борчый: ялган аракыны тышкы кабына карап кына аерып буламы соң? Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш идар...

Халыкны еш  кына шундый сорау борчый: ялган аракыны тышкы кабына карап кына аерып буламы соң? Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин сүзләренә караганда, моның өчен шешәне игътибар белән тикшереп чыгу да җитә.953edefe85244e09e8131bc1f33c38ca_L
1. Беренче чиратта, алкогольнең төсенә  игътибар итү сорала. Исерткеч эчемлекнең төсе виски, текила, ром кебек “кыйммәтле” суррогатны ачыкларга аеруча ярдәм итә.
2. Шешә бөкесен тикшереп чыгу да кирәк. Ул “әйләнеп” йөрергә, буш булырга тиеш түгел.
3. Исерткеч эчемлекнең тышлыгына да игътибар итегез. Шешәгә ябыштырылган мәгълүмат тип-тигез итеп урнашырга тиеш. Аз гына төгәлсезлекләр булдымы, тиешле органнарга хәбәр итү сорала.
4. Тагын бер кызыклы мәгълүмат: кыйммәтле алкогольгә беркетелгән язулар күпмедер дәрәҗәдә акча купюрасын хәтерләтә. Әгәр дә ул тип-тигез һәм очсызлы кәгазьдән эшләнгән кебек тоела икән, әлеге шешәне сатып алудан шулай ук баш тарту кирәк.  

 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар