Логотип «Мәйдан» журналы

Ял көннәрендә Татарстанда эссе һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми

17 һәм 18 июльдә, ял көннәрендә, Татарстан Республикасында эссе һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.ТР Гидрометеорология...

17 һәм 18 июльдә, ял көннәрендә, Татарстан Республикасында эссе һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, шимбә, 17 июльдә һава +26…+31 градуска кадәр җылынырга мөмкин. Урыны белән яшенле яңгыр булачак.
Якшәмбе, 18 июльдә, тагын да эссерәк булачак (+33). Төнге температура 10нан 19 градуска кадәр фаразлана.
Киләсе атна эссе (көндез +34кә кадәр) һәм коры булыр дип фаразлана. Урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/15-07-2021/yal-k-nn-rend-tatarstanda-esse-ava-toryshy-k-tel-yavym-t-shem-k-z-telmi-5830447

Комментарийлар