Логотип «Мәйдан» журналы

Якутиядә алтын яңгыры яуган

"Якутск" аэропортыннан кузгалып киткәннән соң, Ан-12 йөк самолетының йөк төялгән люк капкачы очып төшкән. Фото: соцчелтәрләрЭкипаж Якутскидан 12 километр ераклыктагы Маган бистәсе аэропортына ашыгыч р...

"Якутск" аэропортыннан кузгалып киткәннән соң, Ан-12 йөк самолетының йөк төялгән люк капкачы очып төшкән.
619ececffab1ed5055f2ff472bfd5245-lq Фото: соцчелтәрләр
Экипаж Якутскидан 12 километр ераклыктагы Маган бистәсе аэропортына ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган. Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә «360».
Иң кызыгы шул, самолетка 9 тонна алтын төялгән булган. Аның күп өлеше ватылу нәтиҗәсендә төшеп калган. Очу полосасындагы алтын кисәкләрен җыйганнар.
Соңрак билгеле булганча, самолетка алтын, бриллиант һәм платина төялгән булган. 9,3 тонна авырлыктагы әлеге кыйммәтле йөк Чукотка тау-геология компаниясенеке. Килеп чыккан гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә алтын кисәкләре очу полосасы һәм әйләнә-тирәгә чәчелгән.
Йөкнең гомуми бәясе - 21 миллиард 600 миллион сум, дип хәбәр итә Mash Telegram-каналы.
Самолетны очуга экипаж составындагы техниклар әзерләгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге вакыйганың сәбәбе - йөкнең дөрес урнаштырылмавы, дип хәбәр иткәннәр Тикшеренү комитетында.
 
 

Комментарийлар