Якташыбыз "Алтын Урда" сериалында хан ролен башкара
12 март көнне Беренче каналда 16 серияле "Алтын Урда" (16+) сериалы башланды. фото: кинокомпания "Марс Медиа" Төп рольләрнең берсен якташыбыз, танылган режиссер һәм актер Рамил Сабитов башкара. А...
12 март көнне Беренче каналда 16 серияле "Алтын Урда" (16+) сериалы башланды.
фото: кинокомпания "Марс Медиа"
Төп рольләрнең берсен якташыбыз, танылган режиссер һәм актер Рамил Сабитов башкара. Аның балачагы Чаллыда узган, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. 57 яшьлек Рамил Сабитовка Алтын Урданың Бәркә-хан ролен тапшырдылар. Билгеле булганча, әлеге рольгә туры килүче актерны барысыннан да озаграк эзләгәннәр.

1970 елда Рамил Сабитовның гаиләсе - әти-әнисе, абыйсы Ренат һәм апалары Фрида белән Флюра - Ульяновск өлкәсеннән КАМАЗ төзелешенә күчеп килә.
Ул Ярославль театр училищесын тәмамлый, аннан ГИТИСның режиссерлык факультетында белем ала. Актер «Бухта Филиппа», «Охота на Пиранью», «Апостол», «Террористка Иванова» кебек сериалларда катнаша. Ул - «Екатерина», «Физика или химия», «Объявлен в розыск» фильмнарының режиссеры. «Большие деньги» һәм «Крепость Бадабер» телесериалларында рольләр башкара.

Комментарийлар