Логотип «Мәйдан» журналы

XVII–XX гасыр кулъязма истәлекләрендәге җырлар тупланган «Халык җырлары» китабы чыкты

«Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясендә 24 нче китап дөнья күрде. «Халык җырлары» җыентыгына XVII–XX гасыр кулъязма истәлекләрендә теркәлеп калган 1...


«Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясендә 24 нче китап дөнья күрде. «Халык җырлары» җыентыгына XVII–XX гасыр кулъязма истәлекләрендә теркәлеп калган 11 лирик җыр һәм 473 кыска (дүртьюллык) җыр текстлары тупланган. Бу турыда Татарстан Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.


zhyrlarzhyentygykulyazmasy

«Милли китап» нәшриятында чыккан әлеге китапны төзүче, басмага әзерләүче һәм әтрафлы кереш мәкалә авторы — археограф, текстолог Раиф Мәрданов.





Беренче бүлектә 11 җыр тексты бирелә. Аларның иң элеккесе XVII гасырның икенче яртысына карый. Татар кулъязма истәлекләренең XVIII гасырдан борынгырак чорларда иҗат ителгәннәре, иҗтимагый, тарихи һәм табигый сәбәпләр аркасында, аз сакланып калган. Бу тупламда «Бакча-сарайда», «Үткән гомер», «Шомыртым», «Җанашым», «Башмагым» кебек лирик җырларны күрергә була.


Китапның икенче бүлегендә XIX гасыр башыннан алып 1930 нчы елларга кадәрге кулъязмаларда теркәлгән дүртьюллык җырлар тупланган. Җырларның күбесе гыйшык-мәхәббәт, туган җирне сагыну, авыр тормыш һ.б. турында.


Җыр һәм моң — кешелек дөньясының иң гаҗәп могҗизаларыннан берсе. Борынгырак җыр текстлары күпсанлы шәкерт дәфтәрләрендә, иске кулъязма җыентыкларда һәм хатлар кебек язма чыганакларда хәзергәчә килеп ирешкән. Халкыбызның моң мирасы теркәлгән кулъязма истәлекләр күп, диелә хәбәрдә.

 
Фото: kitaphane.tatarstan.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар