Логотип «Мәйдан» журналы

«Хозур ТВ» сынаулы рәвештә кабельле телевидениядә эфирга чыкты

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сынаулы рәвештә кабельле телевидениядә эфирга чыккан «Хозур ТВ» мөселман телевидениесе тәкъдим ителде, дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте....

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сынаулы рәвештә кабельле телевидениядә эфирга чыккан «Хозур ТВ» мөселман телевидениесе тәкъдим ителде, дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
 
image_22_1_0 Фото: http://dumrt.ru
Хәбәрчеләрнең сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин һәм «Таттелеком» ХАҖ маркетинг буенча директоры Александр Смирнов җавап бирде.
2018 елның 1 мартында ТР мөфтие башлангычы белән «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Татарстан Республикасында яңа «Хозур ТВ» мөселман телеканалы сынаулы рәвештә «Таттелеком» ААҖнең IPTV челтәрләрендә күрсәтелә башлады. Телеканалның шулай ук huzurtv.ru сайтында интернет-трансляциясе дә старт алды.
«Хозур ТВ» телеканалы дини-агарту программаларын тәүлек буе татар һәм рус телләрендә күрсәтүне күздә тота. Мөселман телеканалы 5 яшьтән алып 95 яшькә кадәрге тамашачыларны җәлеп итәр дип көтелә.
«Хозур ТВ» - безнең мөнбәр, - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Телеэкраннардан без Ислам дини гыйлеме бирергә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштырырга, җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләргә уйлыйбыз. Телеканалның контентын камилләштерү өстендә бергәләп эшләргә чакырам һәм барлык тәкъдимнәрне дә шатланып кабул итәчәкбез.
Матбугат конференциясендә аерым игътибар дини секта һәм агымнарны фаш итүгә, милләтара һәм динара мәсьәләләргә, халык арасында ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләүгә бирелүе турында әйтелде. Телеканал кысаларында белем бирү, мәгълүмати-аналитик, агарту, күңел ачу, гаилә кыйммәтләренә, бала тәрбияләү, мөселман киемнәре, сәяхәт, ислам фәннәре, тарихы, хокукы, география, милли традицияләргә багышланган программалар күрсәтү планлаштырыла.
Ришат Хәмидуллинның сүзләренә караганда, бүгенге көндә телеканалда 12 кеше хезмәт итә. Коллективны тагын 10 кеше белән тулыландыру күздә тотыла. Эчтәлекле тапшырулар әзерләү өчен хәбәрчеләр, видеооператорлар, монтажер кебек белгечләр җәлеп ителәчәк. Сайлап алуда төп таләпләр – һөнәри тәҗрибәгә ия булу, татар һәм рус телләрен камил белү, Ислам дине нигезләре белән таныш булу. Форсаттан файдаланып мөфти киңәшчесе «Хозур ТВ» телеканалындагы тапшыруларны әзерләүдә ярдәм күрсәткән Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә эшләүче хезмәттәшләргә, аерым алганда, Яңа гасыр телевидениесе һәм "Татарстан" дәүләт теле-радио- компаниясенә рәхмәтләрен җиткерде.
«Таттелеком» җәмгыятенең маркетинг эшләре буенча директоры Александр Смирнов компаниянең мөмкинлекләре хакында сөйләде: бүгенге көндә әлеге оешма үзенең хезмәтләрен республиканың 80% территориясендә күрсәтә ала. Татарстан Республикасында җитештерелүче 40 телеканал «Таттелеком» телевидениесендә трансляцияләнә икән. Тамашачылар «Хозур ТВ» мөселман телеканалын аена 270 сумлык «Базовый» дип аталган тарифында 36 төймәдә күрә ала, шулай ук «Оптима» аена 119 сум түләүне таләп иткән «Оптима» исемле 63 телевизион каналдан торган тарифның 36нчы төймәсенә басып табарга мөмкин. 1 апрельдән исә мөселман телеканалын цифрлы телевидениедән карау бәхете туачак,- дип сөйләде Александр Смирнов.
Бүгенге көндә «Хозур ТВ» мөселман телеканалы рәсми массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлде һәм таныклык алды, шулай ук, телетапшырулар күрсәтүне гамәлгә ашыру өчен универсаль лицензиягә ия булды. Программаларны әзерләү өчен студия оештырылды, YouTube челтәрендә шәхси каналын эшләтеп җибәрде. Интернет-каналда даими язылучыларның саны 170 меңгә якын кешене тәшкил итә. Аеруча зур кызыксыну уяткан кайбер тапшыруларны караган тамашачыларның саны 1,5 миллионнан артып китүе игътибарга лаек.
Тапшыруларны ике телдә әзерләү эше дәвам итә, вәгазьләрдән тыш, телеканалда балалар өчен тапшырулар, мультипликацион һәм кинофильмнар, җомга намазыннан турыдан-туры эфирлар да урын алачак. Чит ил җитештерүчеләре белән берлектә документаль, фәнни-мәгълүмати һәм нәфис фильмнарны тәрҗемә итү, кабатлап күрсәтү һәм «Хозур ТВ» эфирына чыгару хакында да сөйләшүләр бара.

Комментарийлар