«Хозур ТВ» мөселман телеканалында берьюлы ике балалар тапшыруы төшерелә башлый
3 декабрьдән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалында берьюлы ике балалар тапшыруы төшерелә башлый.Тапшыруларның төп геройлары сабыйлар, шулай ук экспертлар һәм имамнар була...
3 декабрьдән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалында берьюлы ике балалар тапшыруы төшерелә башлый.
Тапшыруларның төп геройлары сабыйлар, шулай ук экспертлар һәм имамнар булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Яшь катнашучыларны сайлап алу өчен, октябрь һәм ноябрь айларында телеканал студияләрендә 4-8 яшьлек балалар арасында берничә конкурс узды. Нәтиҗәдә барлыгы 40лап сабый сайлап алынды.
Әлегә проектларның атамасы сер булып кала. Оештыручылар аларның эчтәлеге кызыклы һәм файдалы булачак дип ышандыра.
Яңа проектларның эфирга чыгу вакыты соңрак билгеле булачак.
Комментарийлар