Логотип «Мәйдан» журналы

Хөрмә җимешенең файдасы

Хөрмә - гаҗәеп җимеш, күп кенә илләрдә аны сәламәтлекне ныгыту һәм гомерне озынайту чарасы буларак кулланалар.Кытайда, мәсәлән, төп ризык буларак хөрмә җимеше (финики)  белән тукланучы озын гомерле ке...

Хөрмә - гаҗәеп җимеш, күп кенә илләрдә аны сәламәтлекне ныгыту һәм гомерне озынайту чарасы буларак кулланалар.
Кытайда, мәсәлән, төп ризык буларак хөрмә җимеше (финики)  белән тукланучы озын гомерле кешеләр бар, диләр. Ничек кенә булмасын, бу бик файдалы ризык, күп кенә диетологлар аны баллы ризык урынына кулланырга киңәш итә. Хөрмә җимеше элек-электән үзенең дәвалау үзлекләре белән танылган.
Көненә 3 җимеш ашасагыз, организмыгызга нинди файдалар китерәсез икән?
1. Кан тамырлары
Хөрмә җимешендәге күп күләмдәге калий йөрәкне ныгыта һәм кан тамырларын чистарта. Бу, үз чиратында, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын кисәтә.
 
2. Бавыр
Җимеш бавырга токсиннардан чистарынырга ярдәм итә, шуның белән цирроз авыруы барлыкка килү куркынычын киметә.
3. Йөрәк
Йөрәк өчен хөрмә җимеше - иң файдалы ризык. Табиблар еш кына аны йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын кисәтү чарасы буларак кулланырга киңәш итә.
4. Күзләр
Бу тәмле җимешләр А витаминына да бик бай икән. Шулай ук алар организмда күз тышчасын кояш нурларыннан саклаучы матдә булдыра.
5. Энергия
Шикәр һәм файдалы майлар күп булуы аркасында, хөрмә җимеше бик туклыклы. Спортчылар күпвакыт аның белән тамак ялгап ала.  3 җимеш - көне буена энергияң бар дигән сүз.
6. Ашкайнату
Хөрмә җимеше чистарту үзлегенә ия. Алар ашказанына да булыша. Аларда ризыкны эшкәртергә ярдәм итүче үзенчәлекле селтеләр бар. Кайвакытта табиблар ашкайнату системасы авырулары һәм хәтта ашказаны рагын кисәтү өчен аны кулланырга киңәш итә.
7. Авырту басар өчен
Ышануы авыр, әмма бу чынлыкта да шулай. Хөрмә - авыртуны басучы җимеш. Хөрмә антибактериаль эффектка ия, шуның белән ул инфекцияләрнең активлыгын киметә, нәтиҗәдә авырту да басыла.
Фото: https://pixabay.com
https://vk.com/@moezdorovieclub-vot-chto-sluchitsya-s-vashim-organizmom-esli-vy-budete-sedat

Комментарийлар