Логотип «Мәйдан» журналы

Хөкүмәт инвалидлык алу процедурасын гадиләштерде

Россия Хөкүмәте инвалидлык билгеләү өчен гражданнарны тикшерү процедурасы гадиләштерелә дигән карар кабул итте. Бу хакта дүшәмбе көнне Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.«Инвалидлык билгеләү про...

Россия Хөкүмәте инвалидлык билгеләү өчен гражданнарны тикшерү процедурасы гадиләштерелә дигән карар кабул итте. Бу хакта дүшәмбе көнне Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.
«Инвалидлык билгеләү процедурасын кыскарту һәм гадиләштерү максатларында, медицина оешмалары һәм медицина-социаль экспертиза учреждениеләре арасында инвалидлар катнашыннан башка электрон рәвештә кирәкле документлар алмашуга этаплап күчү карала», - диелгән документта.
«Гражданин язма ризалыгы белән генә медик-социаль экспертизага җибәреләчәк. Мондый ризалык әлеге кешедән медицина оешмасында ук алыначак», - дип белдерә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Максим Топилин сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/21/186675/

Комментарийлар