«Бу кешенең якты истәлеге аның изге гамәлләрендә сакланачак», - диелә республика Парламентының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Талантлы хирург Михаил Рокицкийның «намуслылык һәм профессионализм, югары җаваплылык үрнәге, зур йөрәкле кеше булуы» билгеләп үтелә.
- Танылган балалар хирургы 26 ноябрьдә 88нче яшендә вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу чарасы 28 ноябрьдә Казан дәүләт медицина университетында узачак.
Комментарийлар