Логотип «Мәйдан» журналы

Хезмәт хакларын тоткарлаган оешмаларны прокуратура тикшерә

Казан прокуратурасы эшчеләргә 30 миллион хезмәт хакы түләмәгән предприятие җитәкчелеген җаваплылыкка тартуны таләп итә. Казанның Идел буе районы прокуратурасы «Логистик транспорт системалары» ҖЧҖ хезм...

Казан прокуратурасы эшчеләргә 30 миллион хезмәт хакы түләмәгән предприятие җитәкчелеген җаваплылыкка тартуны таләп итә.


 347426


Казанның Идел буе районы прокуратурасы «Логистик транспорт системалары» ҖЧҖ хезмәт законнары таләпләрен бозуын ачыклаган: 1200 хезмәткәргә 2016 елның февраль ае өчен һаман да хезмәт хаклары түләнмәгән. Хезмәт хакларын түләү бурычы бу оешмада 30 миллион сумнан арткан.

Әле моннан тыш, хезмәткәрләргә айга бер тапкыр гына хезмәт хакы бирү, мәҗбүри медицина, социаль һәм пенсия иминияте взносларын да вакытында түләмәү, эштән киткән 43 кешегә исәп-хисап ясауны кичектереп йөрү кебек хезмәт законнарын бозу очраклары да билгеле булган.

 Прокуратура юридик затка һәм оешманың җитәкчесе Руслан Сәгыйтьҗановка карата административ хокук бозу эшен кузгатты, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте. Шулай ук бөтен материаллар Татарстанның Хезмәт инспекциясенә тикшерүгә җибәрелгән.



http://intertat.ru/tt

Комментарийлар