Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте ялга җибәрмәүнең ихтимал сәбәпләрен искәртте
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте эш бирүченең хезмәткәрне чираттагы ялга җибәрмәскә хакы булган очраклар турында искәртте. Бу хакта «Российская газета» яза.Әгәр хезмәткәрнең агымдагы елда ялга к...
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте эш бирүченең хезмәткәрне чираттагы ялга җибәрмәскә хакы булган очраклар турында искәртте. Бу хакта «Российская газета» яза.
Әгәр хезмәткәрнең агымдагы елда ялга китүе оешма-эш бирүченең нормаль эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаса, аның ризалыгы белән чираттагы ял киләсе елга күчерелергә мөмкин. Бу очракта чираттагы ял эш елы тәмамланганнан соң 12 айдан да соңга калмыйча файдаланылырга тиеш.
Моннан тыш, эш бирүченең хезмәткәрне ялдан чакыртып алырга да хакы бар. Бу очракта исә ялның файдаланылмаган өлеше хезмәткәргә агымдагы ел дәвамында аның өчен уңайлы вакытта тәкъдим ителергә яки киләсе ел ялына кушылырга тиеш. «Ялдан чакыртып алу шартлары законда күрсәтелмәгән, эш бирүче аларны мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукына ия», - дип искәрттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
Шул ук вакытта, эш бирүченең рәттән ике ел дәвамында еллык ял бирмәскә, шулай ук балигъ булмаган хезмәткәрләр һәм хезмәт шартлары зыянлы яки куркыныч булган производстволарда эшләүчеләрне чираттагы ялга җибәрмәскә хакы юк.

Комментарийлар