Логотип «Мәйдан» журналы

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте май аендагы озын ял көннәре хакында искәртте

Май аенда россиялеләрне Яз һәм хезмәт бәйрәме, шулай ук Җиңү көне уңаеннан озын ял көннәре көтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловецка...



Май аенда россиялеләрне Яз һәм хезмәт бәйрәме, шулай ук Җиңү көне уңаеннан озын ял көннәре көтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловецка сылтама белән хәбәр итә.





Май башында Россиядә яшәүчеләр биш көн рәттән (1-5 май) ял итәчәк. Җиңү көнендә исә яллар өч көнгә (9-11 май) сузылачак.

«30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак, чөнки алар бәйрәм алды эш көннәре санала», - диде Шкловец.




Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар