Логотип «Мәйдан» журналы

Хәзер лотерея билетын бөтен кеше дә сатып ала алмаячак

Россиядә балалар һәм яшүсмерләр лотерея билетын, шул исәптән интернет аша да, сатып ала алмаячак.7 апрельдән балигъ булмаганнарга лотерея билетлары сатып алу һәм лотерея уеннарында акча кертүне тыючы...

Россиядә балалар һәм яшүсмерләр лотерея билетын, шул исәптән интернет аша да, сатып ала алмаячак.
7 апрельдән балигъ булмаганнарга лотерея билетлары сатып алу һәм лотерея уеннарында акча кертүне тыючы карар гамәлгә керә, дип хәбәр «Известия» .
Хәзер сатучылар лотерея билеты сатып алучылардан паспорт сорарга тиеш була. Ә менә откан акчаны документсыз да алып булачак. Әмма ул 15 мең сумнан артмаса гына. Зуррак сумма откан очракта, паспортны күрсәтергә кирәк булачак.
Шулай ук хәзер законнар җыелмасында “электрон лотерея билеты” төшенчәсе дә булачак.
 

Комментарийлар