Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Бу киңәшләрне истә тотыгыз.

Дөрес туклану. Омега-3 май кислоталары булган ризыклар: балык, чикләвек, көнбагыш ашарга тыршыгыз. Әлеге антиоксидант баш мие күзәнәкләрен вакытыннан алда картаюдан саклый. Сөт ризыклары организмны фосфор һәм кальций белән баета. Калий, магнийга бай җиләк-җимеш, өрек, күрәгә дә файдалы.

Сәламәт яшәү. Начар гадәтләр: спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту хәтерне начарайта.
Хәрәкәт. Саф һавада күбрәк булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.
Тиешенчә йоклау. Йоклаган вакытта кешенең нерв системасы тыныч була. Йокы туймаганда кеше тиз онытучанга әйләнә, кеше көненә 7-8 сәгать йокларга тиеш.
Хәтерне яхшырта торган күнегүләрнең дә файдасы бар. Мәсәлән, кәгазьгә өтер аша мәгънәләре буенча бер-берсенә якын булмаган сүзләр тезмәсе язасың. Төп максат – бу сүзләрне отып калып, кычкырып кабатларга кирәк. Сүзләрнең санын акрынлап арттырасың.
Китап уку хәтерне яхшырта. 14 яшькә кадәр балаларга кычкырып укырга киңәш ителә, ә олы кешеләргә китапны укыганда вакыйгаларны күз алдына китерергә кирәк. Бу хәтерне яхшыртырга булыша.
Уен коралларында уйнау файдалы.
Гадәтләрне үзгәртү. Ара-тирә уң кул белән эшләргә күнеккән гамәлләрне сул кул белән эшләп карагыз. Әйтик, чәч тараганда, теш юганда кулларны алыштырып эшләгез.
Төрле башваткычлар, судоку, кроссвордлар чишү, шашка, шахмат, домино уеннары хәтерне ныгытырга ярдәм итә.
Күбрәк кеше арасында булыгыз, ялгыз калып үз эчегезгә бикләнмәгез, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 

 

Автор: Фануз Хабибуллин

 

 

Фото: pixabay.com

 

 

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/H-terne-nichek-yahshirtirga-779855/

 

 

 

 

Комментарийлар