Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтерне ничек ныгытырга?

Әлеге киңәшләребез 20 яшьлек кешеләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы. Һәр яшьтә бу кагыйдәләрне үтәү баш миенең картаюын һәм хәтернең начараюын акрынайтырга ярдәм итәчәк.Физик активлык. Баш мие карт...

Әлеге киңәшләребез 20 яшьлек кешеләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы. Һәр яшьтә бу кагыйдәләрне үтәү баш миенең картаюын һәм хәтернең начараюын акрынайтырга ярдәм итәчәк.xeter
Физик активлык. Баш мие картайган саен, нейроннар эшләү сәләтен югалта, бу когнитив функцияләр кимүгә һәм хәтерне бозуга китерә. Әмма соңгы фәнни тикшеренүләр физик күнегүләр башкару баш миенең яңа күзәнәкләрен булдыруын активлаштырырга, хәтерне һәм укыту сәләтен яхшыртырга сәләтле икәнлеген күрсәтте. Физик активлык барлык органнарга, шул исәптән баш миенә кан китерүне арттыра, бу хәтернең үткенлеген сакларга ярдәм итә. Баш мие дөрес эшләсен өчен, белгечләр көн саен саф һавада йөрергә киңәш итә.
Баш миенә дә күнегүләр кирәк!
Форманы саклау өчен даими күнегүләргә мохтаҗ мускулатура кебек, баш мие дә үз активлыгын саклап калу өчен даими йөкләнеш таләп итә. Хәтернең үткенлеген булдыруда кроссвордлар чишү, тетрис, уеннар, сүзләрне истә калдыру һәм хәтерне үстерү өчен мобиль кушымталар ярдәм итәчәк. Шәһәр буйлап йөргәндә альтернатив маршрутлар сайлау файдалы. Мәсәлән, А ноктасыннан алып Б ноктасына кадәр гадәти маршрут буенча түгел, ә бик күп үрелгән урамнар аша узарга тырышыгыз. Шулай ук, өлкән яшьтә музыка коралында уйнарга өйрәнергә яки яңа телне үзләштерергә дә файдалы. Бу хәтер өчен бик яхшы күнегү.
Планлаштыру һәм оештыру. Онытылучанлыкны булдырмас өчен, барлык бурычлар, очрашулар һәм мөһим вакыйгаларны язма кенәгәдә яки электрон җиһазда теркәгез.
Мәгълүматны хәтердә "беркетү" өчен, һәр язуны берничә тапкыр ишетү файдалы. Тик моны автоматик рәвештә түгел, ә аңлы рәвештә эшләргә кирәк. Планлаштырылган эшләр исемлеген гел күз алдында тоту файдалы. Моннан тыш, әгәр сез өйдәге әйберләрне һәрчак үз даими урыннарына урнаштыра барсагыз, аларның кайда булуы исегездә торачак. Бер үк вакытта берничә эш эшләмәгез. Истә калдырырга кирәкле мәгълүмат белән эш иткәндә, игътибарыгызны мөмкин кадәр читкә бүлмәскә тырышыгыз.
Игътибарлылыкны үстерегез. Игътибарлылык - бу хәл, аны үстерергә мөмкин һәм кирәк. Игътибарлы кешеләр бик сирәк онытылучанлыкка һәм хәтер өзелүгә зарланалар.
Сәламәт йокы. Безнең баш мие шул рәвешле корылган, озак вакытлы истә калдыру өчен аңа сәламәт йокы кирәк. Ягъни, көн дәвамында алынган яңа мәгълүматны баш мие йокы вакытында эшкәртә һәм хәтер бүлекчәләренә сортлаштыра. Ягъни, тулы кыйммәтле төнге ял истәлекләрне ныгытырга булыша. Әгәр йокы кыска вакытлы гына, кеше еш уянган икән, баш мие мәгълүматларны истә калдыра алмый.
Сәламәт туклану. Хәтер сәләтләренә диета зур йогынты ясый. Шуңа күрә теләсә кайсы яшьтә дөрес туклану кагыйдәләрен саклау мөһим. Шикәрне артык кулланмагыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, шикәр белән артык мавыгу баш миенең кыска вакытлы хәтере өчен җавап бирүче күләменең кимүенә китерергә мөмкин.
Начар гадәтләрдән баш тартыгыз. Тәмәке тарту, алкогольдән явызларча файдалану, наркомания – болар барысы да баш миендә кан әйләнешенә тәэсир итә һәм хәтерне боза. Моннан тыш, галимнәр кызыклы закончалыкны ачыклаган: организмда алкоголь концентрациясе 1 мл канга 0,08 граммнан артып киткәндә, баш миендә хәтер начарлануга китерә торган процесслар башлана. Сәламәтлек торышын күзәтегез. Хәтер бик күп авырулар фонында начараерга мөмкин. Беренче чиратта, бу шикәр диабеты, холестеринның югары дәрәҗәсе, симерү, анорексия кебек авырулар. Барлык әйтеп үтелгән тайпылышлар организмда хәтер һәм фикерләүгә турыдан-туры йогынты ясый.
Хәтта депрессия, кайбер даруларны кабул итү, авитаминоз, зур күләмдә алкоголь эчү, бөер яки бавыр авырулары фонында да хәтергә бәйле проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә хәтердә өзлегүләрдән котылу өчен төп авыруны дәваларга кирәк. Еш кына хәтер гипертония фонында начарлана, шуңа күрә үз сәламәтлегеңне күзәтеп торырга һәм авыруның көчәюенә юл куймаска кирәк.
Фото: twitter.com


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/H-terne-nichek-nigitirga-549322/

Комментарийлар