Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтерем белән нидер булды әле...

Хәтерне яхшырту өчен гади генә кагыйдәне истә тотыгыз.Хәзер өлкәннәр генә түгел, яшьрәкләр дә хәтер юклыгына зарлана. Ә өлкән яшьтәгеләр өчен бу аеруча зур проблема, алар еш кына нәрсә әйткәннәрен, әй...

Хәтерне яхшырту өчен гади генә кагыйдәне истә тотыгыз.
pamyat
Хәзер өлкәннәр генә түгел, яшьрәкләр дә хәтер юклыгына зарлана. Ә өлкән яшьтәгеләр өчен бу аеруча зур проблема, алар еш кына нәрсә әйткәннәрен, әйберләрен кая куйганын оныта, бүген нәрсә эшләргә уйлаганын исенә төшерә алмый интегә.
Менә шундый нәрсәләр килеп чыкмасын өчен көн дә йоклар алдыннан гади генә күнегүләр эшләргә киңәш ителә. Алар баш мие эшен стимуллаштыра һәм хәтерне яхшыртырга ярдәм итә.
Йокларга яткач, күзләрне йомып, бүгенге көнне ничек уздырганны тәфсилләп искә төшерергә кирәк. Иртән ничек уяндыгыз, иртәнге ашка нәрсә ашадыгыз, көндез нинди эшләр башкардыгыз, кемнәр белән күрештегез һәм башка вак-төякләргә кадәр башыгыздан “үткәрегез”.
Бу күнегүне көн саен йоклар алдыннан эшләргә кирәк. Ул төрле яшьтәге кешеләргә дә туры килә һәм баш миенең хәтердә калдыру сәләтен сакларга, яхшыртырга ярдәм итә.


 
Фото: Nsktv.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар