Логотип «Мәйдан» журналы

Хәрби реформа: Казан егетләрен яңалык көтә

Хәрби хезмәткә чакырылучы Казан егетләре бер еллык хезмәтне ике еллык контракт буенча хезмәт итүгә алмаштыра ала. Моның өчен бер еллык армия хезмәтеннән баш тартып, ике елга килешү төзергә генә кирәк...


Хәрби хезмәткә чакырылучы Казан егетләре бер еллык хезмәтне ике еллык контракт буенча хезмәт итүгә алмаштыра ала. Моның өчен бер еллык армия хезмәтеннән баш тартып, ике елга килешү төзергә генә кирәк булачак.



soldatt
 
Әлеге яңалыкны җиткерүче "Известия" аңлатма бирүенчә, үзгәрешләр – 2008 елдан бирле алып барылучы хәрби реформа нәтиҗәсе. Моңа кадәр килешү буенча хезмәт итү мөмкинлеге армиядә ярты ел хезмәт иткән егетләргә генә бирелә иде.
РФ Оборона министрлыгы фаразлары буенча, әлеге яңалык нәтиҗәсендә 2016 ел азагына контракт буенча хезмәт итүчеләр саны 384 мең кешегә җитәргә мөмкин. Кайберәүләр 425 мең кеше турында да фараз кыла.

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар