Логотип «Мәйдан» журналы

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе: "Апаны югалту - бер фаҗига, бауга менгән дип сөйләүләре - икенче фаҗига"

Хәния Фәрхи турында сөйләгәндә, аның атказанган, халык артисты икәнлеген, күпсанлы премияләр лауреаты икәнен искә алу да кирәкми. Фото: Расыйх ФәсхетдиновУл халыкның йөрәгендә, бәгырендә. Аның турынд...

Хәния Фәрхи турында сөйләгәндә, аның атказанган, халык артисты икәнлеген, күпсанлы премияләр лауреаты икәнен искә алу да кирәкми.
6-xfr_6502 Фото: Расыйх Фәсхетдинов
Ул халыкның йөрәгендә, бәгырендә. Аның турында хәтер көннән-көн көчәя, аны юксыну тагын да тирәнәя кебек. "Татар-информ" хәбәрчесе Хәния Фәрхинең җан сердәше, бердәнбер сеңлесе, үзенә ике тамчы су кебек охшаш Фирүзә ханым Ибәтуллинадан данлыклы җырчының холкы, яраткан ризыклары, аның тирәсендәге гайбәтләр һәм сәламәтлеге турында сорашты.
- Мин әле апаны югалту ачысыннан айный алганым юк, – дип башлады сүзен Фирүзә ханым. – Ул тормышны шулкадәр яратты, гаиләсен, безне, кешеләрне, кешелек дөньясын яратты ул. Аның әле уй-хыяллары күпме иде. Балаларын, оныкларын үстереп, минем кызларны тормышка аяк бастырырга теләде. “Сеңлем, бер дә кайгырма, минем көчем җитәрлек, кызларыңны укырга кертәм”, диде. Галия кызымны ул үзенең дәвамчысы дип йөртә иде. Ул тышкы кыяфәте белән дә, тавышы белән дә аңа охшаган.
– Хәния апаны без һәрвакыт елмайган, шат килеш күрергә гадәтләнгән. Чынлыкта ул нинди иде?
– Игезәкләр йолдызлыгы астында тугач, бик кызык характерлы кеше иде ул. Һаман үзгәреп тора. Тәтешлегә кайткач, әнигә төшсәк, “Сеңлем, сиңа менәсе килә”, ди. Бездә булса, “Әйдә, инәйгә” төшәбез ди. Кайтып керүе була, кулларын юа да аш бүлмәсенә йөгерә. Аның бармак очлары гына тиеп китә, шул хәтле тәмле пешерә иде ул. Ул - юктан та туй табыны әзерли торган кеше иде. Үзе балык ризыкларын яратып ашый иде. Чәйне ул бервакытта да кушылмаларсыз эчмәде. Җәен кайткач, бөтнек, мәтрүшкә, карлыган, кура җиләге яфраклары өзеп, тәмле, хуш исле чәй пешерә. Ихлас иде, һәрвакыт елмаеп, көлеп торды. Үзенә генә хас тавыш белән, чыңлатып көлүе һаман колакта яңгырый.
Күз яшьләре дә булгандыр. Тормыш гел шатлыктан гына тормый бит. Күз яшен сөртеп куяр иде дә алга атлар иде, җаным. Аның әйткән сүзе дә бар: “Шатлыкларны киң итеп ачып керик, кайгы керсә, син аны вакытында чыгарып җибәрә дә бел”. Ул мәңгелек иленә киткән көннән алып, мин һаман кайгы эчендә, кайгы илендә, шул кайгым белән бикләнеп яшим. Машинага утыраммы, өйгә кайтаммы – һаман аны тыңлыйм. Җырлап торгач, һаман исән кебек. Алиянең кызы Ясминә дә, мине Хәния апа дип танып, “дәү әника” ди. Ул бит әле кечкенә, аның күңелен катырасым килми. Әйтсен. Алиямә рәхмәт.
– Төшегезгә керәме?
– Вафат булгач та, өч ай дәвамында төшемә кермәде. Нигә алай булгандыр?! Ачуланып та карыйм, догалар да укып ятам. Аннары шундый матур булып керде. Соңгысында әзрәк ачулырак иде. Кулын йөрәгемә куйды да: “Сеңлем, буласы булды инде, тукта, җитте сиңа” диде. Шул хәтле ачык итеп әйтте. “Җитәр инде, елама”, дигән сүзләре булгандыр бу.
– Хәния апаны җирләгәннән соң Казанга еш барасызмы?
– Вафатыннан соң 6-7 тапкыр Казанда булдым. Аны эзләп барам да, бушлыкка төртеләм. Ул йөргән юллардан йөрим. Өенә килеп керсәң дә, һаман шул, үзе исән чактагы кебек тора. Габделхәй җизнигә рәхмәт, дөньясы һаман шулай матур. Әмма үзе генә юк. Казанны яратам. Элек ихлас ярата идем, хәзер әрнү белән яратам. Һаман шунда барасы килә, Хәния апа каршы алыр кебек. Хәзер Казанда беренче юнәлгән урыным – Яңа татар зираты.
– Сез – Хәния апаның бердәнбер сеңлесе. Бер-беребезгә серләрегезне сөйли идегезме?
– Ул – минем җанымның яртысы булды. Без алты бала үстек, һәрберебез бер-беребезне яратып, кадерләп яшәдек. Дүрт бертуганыбызны югалттык. Аның нинди хәсрәт икәнен үз башыннан кичергән кеше генә белә. Нишлисең, Ходай шулай язган. Хәния апага тормыш итүләре җиңел булмады. Артист халкы бала карап утырса, сәнгать икенче планга кала бит. Әмма ул иҗатны икенче урынга куймады. Ярты җаны гаиләсендә, яртысы сәхнәдә иде аның. Алия үскәндә заманнар авыр иде. Әти белән әни колхозда эшли, акча юк диярлек. Хәния апа һәрвакыт Алиягә дә, безгә дә күчтәнәчсез кайтмады. Аз гына вакыты булдымы, ул барыбер безнең янга, Алия янына кайтырга тырышты. Ул чорда әле юллар да юк, тик ул җаен тапты, эзне суытмады.
– Хәния апа тирәсендә һәрвакыт гайбәтләр йөрде. Ул аларны ишетә, игътибар итә идеме?
– Игътибар итәсең инде, ул да кеше бит. Борчыла иде, күзенә яшьләр дә килә, күңеленә дә авыр. Әмма ләкин ул үзен вакытында кулга ала белде. Кешегә бит бервакытта да: “Син яхшы, матурсың”, димиләр. Булмаган әйберне эшләдең диләр. Ул алардан өстен кала белде. Аллага шөкер, ул үзенең чиста күңелле икәнен, ир хатыны, бала анасы, туганнарының апасы булуын белде. Кеше фәрештә булмый. Әмма ул Ходай каршысына да пакъ һәм чиста булып китте. Гайбәтләр булмый тормый инде. Яхшы атка гына кыңгырау тагалар.
Әңгәмәгә Фирүзә ханымның тормыш иптәше – Илшат әфәнде кушылды. “Килен каенана туфрагыннан ярала”, диләр. Илшат абыйны мин, төс-кыяфәте буенча, Габделхәй абыйга охшаттым.
– 1998 елда Фирүзә белән таныштык. 2000 елда өйләнештек. Хәния апа белән танышуыбыз шул елны булды. Ул Габделхәй абый белән кайтты. Никахта да булдылар. Хәния апа нык гади, авыл кызы бит ул. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Мине дә яратып, “кияү, кияү” дип кенә тора иде. Безгә кунакка кайтса да, төшке ашка, беренче, икенче ризыклар пешереп куя. Мин аның утырып, ятып торган чагын белмим дә. Йөгереп эшләп йөри иде ул. Балаларны ярата, алар өчен үлеп тора иде. Бик тату, дус яшәдек. Алар безгә кайта, без аларга бара идек.
– Гомеренең соңгы сәгатьләрендә ул сезнең өйдән чыгып киткән икән...
– Әйе, мин ул көнне эштә идем. Без кайтышка дип, ул көнне дә ашарга пешергән, кыярлар тозлаган. Аны алырга Казаннан машина кайткан. Ул көнне обедка өйгә сугылырга мөмкинлегем булмады. Фирүзә шалтыратып: “Без китәбез, озатырга кайтмыйсыңмыни?” диде. Дүртләр тирәсендә кайттым. Ул вакытта инде юлга әзерләнәләр иде. “Кияү, ашарга пешереп, обедка көттем сине” ди, үзе елмая, көлә. Шуннан Хәния апа, Казанга кунакка барырга ниятләгән Фирүзә һәм ике кызымны озата чыктым. Хәния апа алга утырды, Фирүзә белән ике кызым артка. Кочаклашып, саубуллашып калдык. 15 минут үтәме-юкмы, Фирүзә шалтырата. “Апа үлә бугай”, ди. Мизгел эчендә күз алдыннан югалып, җан куйды.
– Ничектер Габделхәй абыйга охшатып торам сезне.
– Бардыр инде, Хәния апа белән Фирүзәнең “вкусы” бер төрле, димәк. Габделхәй абый белән дә безнең аралар менә дигән булды. Ул да бик эшчән бит. Тик торуны белмәде ул.
Фирүзә апа Хәния апасын һәрвакыт сагынып, юксынып яши. Дөрес, язмыш аңа Казанда төпләнергә дә мөмкинлекләр бирми түгел.
– 10 сыйныфны тәмамлагач, бик соң гына, август ахырында, укырга керергә дип, Казанга киттем. Хәния апаның гастрольләре иде, аның вакыты булмады. Укырга керергә дип, июнь башыннан йөри башлыйлар бит инде. Мин кечкенә генә авылда, цивилизациядән ерак, Хәния апа кайтып алыр дип, тордым да тордым. Августның 27ме, 28ме кайттылар болар. Без барганда кабул итү комиссияләре үз эшләрен төгәлләгән, югары уку йортлары да, техникум ишекләре дә ябык. Бары тик төзелеш техникумына гына кабул итү бара иде әле. Имтиханнар бирдем, укырга кердем. Әмма төркемдә дә, курста да гел егетләр. Ул “группировка”лар “чәчәк аткан” еллар иде. Мине аннан алды Хәния апа. Ходай урамда калдырмады үзе, 68нче училище яныннан ялгыш кына үтеп киткәндә, шунда сугылдык. Шул училищеда ЭВМ операторына укыдым. Бер ел укыгач, Хәния апа мине эшкә кертте. Мин исә “сагынам” дип кайтып киттем. Мин бит төпчек кыз булгач, әзрәк иркәрәк. Аннан соң, еллар узгач, кабат Казанга китеп, читтән торып, КДУның филология факультетына укырга кердем. Хәния апа да юлыма каршы төшмәде. “Әни янында кемдер булырга тиеш” дидек. Шулай итеп, мин - төпчек кыз - әни кочагына кайттым.
– Фирүзә апа, “Хәния үлгән” дигән хәбәр таралгач, “Хәния хәтле Хәнияне дә алып калып булмагач инде”, дип сөйләделәр. Хәния апа сәламәтлегенә, йөрәгенә зарлана идеме?
– Булгалады. Берни дә эзсез үтми бит. Һаман чапты, бер шәһәрдән бер шәһәргә йөрде, ялы булмады. Үзенә, сәламәтлегенә бөтенләй дә игътибар итмәде ул. Авырулары да булгалады, ул да бит тимердән түгел. Вафатына дүрт көн кала, кан басымы уйнады, бер менде, бер төште. “Ашыгыч ярдәм чакыртыйк” дидем. Ашамый, эчми, хәлен күрәм бит инде. Аны чакыртуга каршы булды инде ул. “Юк, кирәкми”, диде. Ашыгыч ярдәм килгәч, “Хастаханәгә бармыйм” диде, “отказной” язды. “Өйдә торам, бар да әйбәт”, диде. Менә дүрт көннән соң шушы хәл булды.
– Фирүзә апа, соңгы гайбәтләр сезгә дә килеп ирешкәндер инде. “Хәния Фәрхи үз-үзенә кул салган” дигән сүзләрне әйтүем.
– Беренче җиткерәләр аны безгә. Курсташ кыз “ватсап”ка салган иде. Аудиоязма килде, берни язмаган. Ачмакчы булам, ачылмый. Берәр җырдыр инде дидем дә, шуның белән бетте. Икенче көнне бер ханым җибәргән, “Фирүзә ханым, мин моңа ышанмыйм, Хәния бауга менмәс”, дигән. Укыдым да каттым. Башыма сыймый, өйдәгеләргә әйтергә куркам. Шуннан соң кызым белән тыңларга булдык. Анда бит бер татар хатыны сандугач кебек сайрый. Шаккатмалы.
Әле күптән түгел бер театр килгән иде, шуның танылган артисты да: “Хәния асылынып үлдемени?” дип сорап тора. Мин аны хөрмәт итә идем, ир-ат башы белән, ышанса да, миннән сорарга тиеш түгел бит ул аны. Болай да чәйнәделәр инде, үлгәч тә тыныч кына ятарга ирек бирмиләр. Алиягә дә, Алсуга да: “Әниегез турында кабәхәтлек йөри”? дип хәбәр иттем. Хәния апа Ходай каршында чип-чиста, курчак кебек. Көнләшкән кешеләр күп бит. Хәния апа белән таныш кешеләр түгел микән? Дубравная урамын белә, “ашта ишеттем”, ди. Мөселман ашында шуны сөйләп утырасыңмы? Иң аянычы - кеше шуңа ышана. Яхшы, матурлыкка караганда, халыкка шундый пычраклык кызыграк бит. Кеше үз-үзенә кул салса, аны барыбер әйтәсең. Аны яшерү гөнаһ та бит әле. Бер чыкмаса, дөреслек бер чыгар иде. Якын кешеңне югалту – авариядә үләме ул, йөрәге тотамы, үз-үзенә кул саламы – барыбер фаҗига. Ә шуны күпертеп, гайбәт сөйләү – икенче фаҗига.
– Хәния апа гомеренең соңгы көннәрендә, нидер сизенгән кебек, авылга, сезнең янга, әнисе янына кайткан...
– Кайтканда күзендә яшь иде аның. Сагындым дип кайтты. Күңеле сизгәндер. “Ник елыйсың, апа, алтыным, Илшатым белән каршы алабыз, инәй исән-сау, бар да яхшы бит”, дидем. “Мин бит сезне өзелеп сагындым”, ди. Аның хушлашуы булган. Ул концерт белән Уфага кайтса да, концерт беткәч, Тәтешлегә сугылмый китмәде. Иң иртә дигәне төнге 2дә кайта, әни белән берәр сәгать чәй эчә, икенче көнне иртән тагын меңәр чакрымга юлга китә. Берәү булса: “Ярый, икенче юлы кайтырмын әле”, дияр иде. Андый хәл булмады. Һаман ашкынды, һаман шушында кайтты ул...
 
Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.tatar/

Комментарийлар