Логотип «Мәйдан» журналы

Хәния Фәрхи турында "дөреслекне" сөйләп, аудиоязма тараткан ханымга җырчының кызы Алия җавап бирде - ИНТЕРТАТ

Ватсапта Хәния Фәрхи турында аудиоязма таралды. Билгесез ханым Хәния Фәрхи турында "чын дөреслекне" белүе турында сөйли. Ул анда Хәниянең ничек вафат булганы, җырчы вафат булгач иренең, кызларыны...

Ватсапта Хәния Фәрхи турында аудиоязма таралды. Билгесез ханым Хәния Фәрхи турында "чын дөреслекне" белүе турында сөйли.
 
Ул анда Хәниянең ничек вафат булганы, җырчы вафат булгач иренең, кызларының үзләрен ничек тотканы хакында сөйли. Хәния Фәрхинең кызы Алия бу аудиоязмага карата фикерен белдерде.
"Әллә нинди аудиоязмалар җибәреп яталар бит әле елан телле надан кешеләр!!! Бер сүзләрендә дә дөреслек юк!!! Башка сыя алмаслык нәрсәләр сөйлиләр! Намаз, дога укый торган кешеләр гайбәт сатуның иң зур гөнаһ икәнен белмиләр микән әллә алар? Аллаһтан да, безнең каргыштан да курыкмыйлар гайбәтчеләр, алдакчылар!!! Аллаһ барысын да күрә, белә, кемнең кем икәнен, бик акыллы, барысын да белеп, әнинең ничек бу дөньядан киткәнен белгән ханым, сезгә әйтәм! Күңелегезне пычраклыктан юасыгыз килсә, миңа, Алсуга гафуыгызны яза аласыз, бәлки, гафу итәрмен! Бу дөньяда барысы да ялгыша, сез дә ялгышкансыздыр, мөгаен, бик акыллы, барысын да белүче ханым! Әллә көләргә, әллә еларга бу кешеләрнең тупизмнарына карап!" - ди Алия.
Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
 
http://intertat.tatar

Комментарийлар