Логотип «Мәйдан» журналы

Хәләл кунакханә ачыла

Сентябрьдә Санкт-Петербургта беренче хәләл кунакханә эшли башлаячак.   Фото: http://www.info-islam.ruШәригать кануннарына туры китереп эшләнгән 17 номердан торган әлеге кунакханә «Ефәк юл» дип исемлән...

Сентябрьдә Санкт-Петербургта беренче хәләл кунакханә эшли башлаячак.  
45588423 Фото: http://www.info-islam.ru
Шәригать кануннарына туры китереп эшләнгән 17 номердан торган әлеге кунакханә «Ефәк юл» дип исемләнгән. Анда намазлык, тәһарәт алу кирәк-яраклары куелачак. Шулай ук теләгәннәр өчен Коръән китабы да тәкъдим ителәчәк. Бинада намаз бүлмәсе бар. Люкс һәм ярым люкс бүлмәләр әзерләнгән. Киләчәктә хатын-кызлар һәм ирләр өчен аерым намаз бүлмәләре эшләнәчәк, дип белдерә бинаның хуҗасы.
Биредә эшләүчеләр нигездә хатын-кызлар булачак.

Комментарийлар

Реклама