Логотип «Мәйдан» журналы

Хатын-кызларга атнага ничә сәгатьтән артык эшләргә ярамый?

Тикшеренүчеләр фикеренчә, артык озакка сузылган эш көне организмда хроник стресс китереп чыгара, ә бу үз чиратында гормональ тайпылышларга китереп җиткерергә мөмкин.Канада галимнәре атнага 45 сәгатьтә...

Тикшеренүчеләр фикеренчә, артык озакка сузылган эш көне организмда хроник стресс китереп чыгара, ә бу үз чиратында гормональ тайпылышларга китереп җиткерергә мөмкин.
Канада галимнәре атнага 45 сәгатьтән артык эшләүче хатын-кызларда диабет авыруы килеп чыгу куркынычы 60 процентка артканлыгын ачыклаган. Бу хакта Science Daily исемле фәнни басмага сылтама белән  «Дни.ру» хәбәр итә.
12 ел буена тикшеренүчеләр 35-74 яшьләр аралыгындагы җиде меңнән артык ир-ат һәм хатын-кызның сәламәтлек күрсәткечләрен күзәткән. Алар фикеренчә, артык озак эш урынында булу һәм шуның өстенә өйдәге эшләр дә кушылу хатын-кыз организмында хроник стресс китереп чыгара. Шуның нәтиҗәсендә гормональ тайпылышлар, шулай ук диабет белән авыру куркынычы арта.
Шулай итеп, галимнәр ир-атларга атнага - 47, ә хатын-кызларга 34 сәгатьтән артык эшләргә ярамый дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
 
 
Фото: https://pixabay.com
 
 
 

Комментарийлар