Логотип «Мәйдан» журналы

Хатын-кызлар конференциясе матәм көне уңаеннан дога кылудан башланды

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында” дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Фото: http://dumr...

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында” дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясе үз эшен башлап җибәрде.
Фото: http://dumrt.ru Фото: http://dumrt.ru
Чара Россиядә матәм көнен искә алып һәм Кемерово фаҗигасендә зыян күрүчеләргә багышлап дога кылудан башланды, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте. Мөслимәләр алдында Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Коръән-Кәрим аятьләрен башкарды, Аллаһы Тәгаләдән әлеге фаҗиганең башка беркайчан кабатламавын һәм беркемгә дә бала кайгы-хәсрәте күрсәтмәвен сорады. Үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече хәсрәт килүче гаиләләргә ачы кайгыны кичерү өчен сабыр, чыдам булырга кирәклеген искә төшерде.
Диния нәзарәтендә үтә торган бүгенге чарада Татарстанның барлык мөхтәсибәтләреннән абыстайлар – ТР Мөслимәләр берлеге оешмасы вәкилләре катнаша. Алар һәрберсе, әниләр, дәү әниләр, остазбикәләр буларак, Кемерово вакыйгасын йөрәкләре аша үткәрүләрен әйттеләр һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен сорап һәрчак догада булуларын җиткерделәр.
20180328_101109
Исегезгә төшерәбез, кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды үз офисында Кемерово фаҗигасендә акчалата ярдәмнәр кабул ителә башлавы турында игълан итте. Әлеге чарада теләгән һәркем катнаша ала.

Комментарийлар