Логотип «Мәйдан» журналы

Харис Якупов — Әсәрләре Татарстан һәм илебез сынлы сәнгатенең «алтын фонды»на керде

Атаклы татар рәссамы Харис Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанның Яңа Татар бистәсендә ишле гаиләдә туа. Әтисе Габдрахман агай — 1нче сабын кайнату заводында, әнисе Маһикамал апа исә балалары укыган...

Атаклы татар рәссамы Харис Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанның Яңа Татар бистәсендә ишле гаиләдә туа. Әтисе Габдрахман агай — 1нче сабын кайнату заводында, әнисе Маһикамал апа исә балалары укыган 13 нче мәктәптә җыештыручы булып эшли. Булачак сәнгать даһие 5нче — 7нче сыйныфларда укыганда ара-тирә үзе ясаган пейзажларны колхоз базарында сата — шул рәвешчә гаиләнең матди хәлен җиңеләйтергә тырыша.
1939 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлагач та, яшь рәссам Казанда ТАССР рәссамнары әсәрләре күргәзмәсендә катнаша.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк ул хәрәкәттәге армия сафларында була, Курск дугасында, Украинада, Польшада, Чехословакиядә һәм Германиядә сугышларда катнаша. Бөек җиңүне 148 нче укчы дивизиянең разведчик-топографы старшина Якупов Прагада каршылый.
Рәссам яу кырларында да карандаш белән кәгазьдән аерылмый. Аның сакланып калган өч альбомы фронт рәсемнәренең, совет солдатлары һәм офицерлары портретларының тулы бер галереясын колачлый.
1946 елда Харис Якупов Мәскәүдәге «Всекохудожник» үзәк студиясендә  СССРның халык рәссамы, профессор Б. В. Иогансон курсында укый. 1947 елда Харис Якупов ТАССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә. 1948 — 1951 елларда Казан сәнгать училищесында укыта. 1951 елда ТАССР оешуга 30 ел тулуга багышлап язылган «В.И.Ленинның Татарстан АССР оешу турындагы декретка кул куюы» картинасы өчен Харис Якуповка һәм Лотфулла Фәттаховка 3 нче дәрәҗә Сталин бүләге бирелә.
1951–1975 елларда Харис Габдрахманович республиканың Рәссамнар берлеге рәисе була. 1976-2007 елларда Россия Сәнгать академиясенең Казанда үзе оештырган иҗат остаханәсен җитәкли. Остаханә Татарстандагы, Идел һәм Урал буеның башка төбәкләрендәге талантлы рәссамнарның тулы бер йолдызлыгын зур сәнгать юлына чыгара. Алар арасында Шамил Шәйдуллин, Зөфәр Гыймаев, Фиринат Халиков, Фәрит Якупов, Станислав Слесарский иҗатлары зур казанышларга иреште.
Харис Якупов Совет татар совет сынлы сәнгате мәктәбен булдыруга, тарихи-революцион, хәрби-патриотик һәм портрет жанрларының сюжет темалары үсешенә зур өлеш кертте. Аның «Хөкем алдыннан», «Иреккә очу», «Бәби туе», «Иделдә яз», «Татарстан алтыны», «Казан студентлары», «Габдулла Тукайга истәлек», «Көчле кешеләр» картиналары, татар эшлеклеләренең портретлары, пейзажлары һәм башка әсәрләре Татарстан һәм илебез сынлы сәнгатенең «алтын фонды»на керде.
Харис Якупов Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша; СССР һәм РСФСР Рәссамнар берлекләре идарәләре әгъзасы була. Аның тырышлыгы белән Казанда Рәссам йорты, Сынлы сәнгать дәүләт музее, Күргәзмәләр залы, рәссамнар остаханәләре барлыкка килә. Шул ук вакытта ул СССР Югары Советы депутаты, ТАССР Югары Советы депутаты, ТАССР Югары Советы Президиумы әгъзасы булып сайлана.
Харис Якупов таланты, иҗаты югары бәяләнә. Ул РСФСРның һәм СССРның халык рәссамы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә, РСФСРның һәм ТАССРның Дәүләт бүләкләренә лаек була, СССР Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы булып сайлана; Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр бүләкләнә.
Харис Якупов 2010 елның 17 февралендә Казанда вафат була, Арча зиратында җирләнә. Аның әсәрләре Третьяков галереясендә, Шәрекъ халыклары сәнгате музеенда, Мәскәүдәге Дәүләт тарих музеенда, Татарстан Сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Милли музеенда, Бурятия Сынлы сәнгать музеенда, Чувашия дәүләт сәнгать музеенда, Төньяк Корея сынлы сәнгать музеенда һ.б. экспозицияләрдә урнаштырылган. 2005 елда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә атаклы рәссам әсәрләренең даими экспозициясе залы ачылды.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/milli_gam/20-12-2021/haris-yakupov-s-rl-re-tatarstan-m-ilebez-synly-s-ngatene-altyn-fondy-na-kerde-5844831

Комментарийлар