Логотип «Мәйдан» журналы

Халык соравы буенча Чаллы театры Казанга Зифа Кадыйрованың ике спектаклен алып килә

Халык соравы буенча Чаллы театры Казанга Зифа Кадыйрованың ике спектаклен алып килә. Чаллы театры өч көн эчендә Казанда биш спектакль күрсәтәчәк. Бу хакта театр директоры Рашат Фәйзрахманов хәбәр итә....

Халык соравы буенча Чаллы театры Казанга Зифа Кадыйрованың ике спектаклен алып килә. Чаллы театры өч көн эчендә Казанда биш спектакль күрсәтәчәк. Бу хакта театр директоры Рашат Фәйзрахманов хәбәр итә.
Халык соравы буенча Чаллы театры Казанга Зифа Кадыйрованың ике спектаклен алып килә
Чаллы театрының Казан гастрольләре 27 апрель көнне Мостай Кәрим әсәре буенча куелган “Ай тотылган төндә” спектакле белән ачыла. 29 апрельдә Әнгизә Ишбулдина пьесасы буенча куелган “Зәңгәр томан артында” спектакле белән ябыла.
“Бу ике спектакльне без Казанда фестиваль тамашачысына гына күрсәтә алган идек. Ә фестиваль тамашачысы ул бөтенләй башка. Бу юлы без аны театр ярата торган гади тамашачыга күрсәтәбез”, - Рашат Фәйзрахманов
28 апрель – театрда “Зифа Кадыйрова көне”: көндез 13.00 сәгатьтә – “Сагынырсың, мин булмам”, кич 18.00 сәгатьтә – “Язмыш сынавы”. “Зифа Кадыйрова китаплары буенча куелган спектакльләрне халык бик сорый, Казаннан йөзләрчә шалтырату булды”, - ди Рашат Фәйзрахманов.
29 апрельдә көндез балалар өчен Илгиз Зәйниевның “Урман club” спектакле әкияте тәкъдим ителә. Бу спектакльне “Шаян ТВ” яздырып алачак.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184570/

Комментарийлар