Халык шагыйре Рәдиф Гаташ быел Шигърият бәйрәме булмый калыр дип борчыла
Халык шагыйре Рәдиф Гаташ быелгы махсус санитар-эпидемиологик режим чорында Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булмау куркынычы өчен борчыла. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә әй...
Халык шагыйре Рәдиф Гаташ быелгы махсус санитар-эпидемиологик режим чорында Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булмау куркынычы өчен борчыла.
Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә әйтте.
Рәдиф Гаташ быел Татарстан Язучылар берлеге съезды да булырга тиешлеген дә искә алды. «Республика тантаналары да көтелә иде. Уйланырлык әйберләр күп», — ди Рәдиф Гаташ.
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте әлегә бу темага ачыклык кертә алмады. «Мәгълүмат алышынып тора, әлеге хәл ителмәгән», — дип җавап бирделәр министрлыктан.
Шигърият бәйрәме Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында куелган Тукай һәйкәле янында оештырыла. Алдарак елларда Тукай премиясенә лауреатлар да биредә игълан ителә иде.
Комментарийлар