Хабаровск һәм Комсомольск-на-Амуре шәһәрләрендә Сабан туйлары үтте
Ерак Көнчыгыш татарлары Хабаровск һәм Комсомольск-на-Амуре шәһәрләрендә зур күләмдә Сабан туйлары үткәрде. Фото: http://tat.tatar-inform.ruТатар милли бәйрәме 10 меңнән артык кешене җыйган. 10 июльдә...
Ерак Көнчыгыш татарлары Хабаровск һәм Комсомольск-на-Амуре шәһәрләрендә зур күләмдә Сабан туйлары үткәрде.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru
Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә оештырылган Сабан туйларында Татарстан делегациясен Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова җитәкләгән. Ул, бәйрәм кунакларын сәламләп, Татарстан хөкүмәте тәбрикләү хатларын укыган. Шулай ук Сабан туенда Хабаровск өлкәсенең губернаторы һәм хөкүмәтенең эчке сәясәт идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Викторов катнашкан.
“Татар бәйрәме Хабаровск өлкәсе мәдәни тормышының үзенчәлегенә әйләнде”, - дип белдергән Сергей Викторов.
Ике Сабантуйда да Казаннан килгән “Ямьле» ансамбле һәм өлкә татарларының үзешчән төркемнәре чыгыш ясаган.
“Милли көрәш – Сабан туеның төп бизәге булды. Җиңүче тәкә һәм милли сувенирлар белән бүләкләнде”,- ди Сәрвәретдин Туктаров.
Татарстан ярдәмендә шундый ике зур Сабан туе уздыру – өлкә татарларының милли-мәдәни тормышында зур вакыйга буларак бәяләнә.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru
Татар милли бәйрәме 10 меңнән артык кешене җыйган. 10 июльдә Сабан туе унөченче тапкыр Хабаровскида, 9 июльдә унберенче тапкыр Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә узган. Һәрбер бәйрәмдә 5 меңнән артык кеше катнашкан. “Хабаровск һәм Комсомольск-на-Амуре Сабан туйлары – Ерак Көнчыгыш татарларының зур җиңүе”, - ди Хабаровск шәһәре татарларының “Хәбәр” милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәрвәретдин Туктаров.

Комментарийлар