Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills Russia пенсия алды яшендәге гражданнарны яңа белгечлек үзләштерергә чакыра

5 апрельдә пенсия яше алдындагы кешеләр өчен һөнәри белем бирү программаларына онлайн-теркәлү башланды. Бу хакта WorldSkills Russia матбугат хезмәте хәбәр итә.«2019 елда укуларга 58-60 яшьлек ир-атлар...

5 апрельдә пенсия яше алдындагы кешеләр өчен һөнәри белем бирү программаларына онлайн-теркәлү башланды. Бу хакта WorldSkills Russia матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2019 елда укуларга 58-60 яшьлек ир-атлар һәм 53-55 яшьлек хатын-кызлар теркәлә ала», - диелә хәбәрдә. WorldSkills стандартлары буенча бушлай белем алу өлкән яшьтәге белгечләргә хезмәт базарында үз позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтелә.
Программа «Демография» ил проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт ярдәме белән тормышка ашырыла.
Программада катнашу өчен www.50plus.worldskills.ru сайтында теркәлергә һәм тест узарга кирәк. «Бүгенге көндә һөнәрләр дөньясы бик тиз үзгәрә. Бу күптөрлелектә сезне кызыксындырган эш табарга ярдәм итәчәкбез», - диде «Яшь профессионаллар» берлеге генераль директоры Роберт Уразов.
Сайлап алуга 116 компетенция буенча программалар бирелгән. Исемлектә-7 блок: мәгълүмат технологияләре, инженерия һәм җитештерү, төзелеш, хезмәт күрсәтү өлкәсе, иҗат һәм дизайн, транспорт һәм логистика, мәгариф. Казанда 15 уку йорты 26 компетенция буенча өлкән студентларны кабул итәргә әзер.
Уку нәтиҗәләре буенча һәр чыгарылыш укучысы «Скиллс Паспорт» алачак. Ул илнең алдынгы эш бирүчеләре тарафыннан WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен раслаучы документ.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/09/184205/

Комментарийлар