Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills Russia бәйгесендә җиңеп чыккан Ютазы егете вузда уку мөмкинлегенә ия булган

Татарстан “Яшь һөнәрманнар” (WorldSkills Russia) чемпионатының сайлап алу турының икенче этабында Ютазы егете Азамат Хаҗипов икенче урынга лаек булды. Ул тракторчы-машинисты, эретеп ябыштыручы белгечл...

Татарстан “Яшь һөнәрманнар” (WorldSkills Russia) чемпионатының сайлап алу турының икенче этабында Ютазы егете Азамат Хаҗипов икенче урынга лаек булды. Ул тракторчы-машинисты, эретеп ябыштыручы белгечлекләрен үзләштерә.
Фото: yutazy.ru Фото: yutazy.ru
Ундүрт яшендә үк комбайн штурвалы артына утырган егеткә җиргә мәхәббәтне районда абруй казанган әтисе Илдар тәрбияләгән. Димтамак авылы мәктәбен тәмамлаган егет Ютазы аграр көллиятен сайлый. Район командасы составында, Мамадышта узган “Авыл яшьләре” IX авыл спорт уеннарында катнаша.
“Бәйгедә авыл хуҗалыгы буенча төрле уку йортларында белем алучы студентлар катнашты. Төрле маркадагы двигательләргә төрле хезмәт күрсәтү, МТЗ-82 тракторын сабан белән җиһазландырырга кирәк иде. Соңыннан тракторда фигуралы йөреш күрсәтүдә ярыштык”, – дип сөйли яшь механизатор.
Азамат Хаҗиповка бу җиңү республиканың югары уку йортында белем алуны дәвам итү мөмкинлеген тудыра, дип хәбәр итә “Ютазы таңы”.

Комментарийлар