Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills Kazan әләме Грозныйдан Махачкалага килде

Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты әләме эстафетасы Махачкалага килеп җитте. Бу хакта WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.Грозныйдан ки...

Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты әләме эстафетасы Махачкалага килеп җитте. Бу хакта WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
WorldSkills Kazan әләме Грозныйдан Махачкалага килде<br>
Грозныйдан килгән әләм Дагыстан WorldSkills IV төбәк чемпионатын ачу тантанасында катнашты. Элегрәк Чечня башкаласында да әләмгә шундый ук хөрмәт күрсәтелгән иде.
Дагыстанда узган елгы WorldSkills илкүләм чемпионаты финалистлары Махачкалада әләмне сәхнәгә алып чыкты, аларны волонтерлар озатып йөрде.

  • WorldSkills әләме эстафетасының Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI илкүләм чемпионаты финалы барышында старт алды. Ул федерациянең 24 субъекты – илнең эре предприятиеләре урнашкан төбәкләреннән узарга тиеш.


Әләм Татарстанның 43 муниципаль районында һәм ике шәһәрендә булып, Татарстан буйлап сәяхәт кылачак. Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы эстафетаның финал ноктасы булачак.

  • Дагыстан һәм Чечняга кадәр, WorldSkills әләме Якутиядә һәм Бурятиядә булды.


Фото: Пресс-служба Оргкомитета 45-го мирового чемпионата WorldSkills Kazan 2019

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181795/

Комментарийлар