Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына билетлар броньлау башланды

WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына килүчеләрне теркәү башланды. Теләгән һәркем ярышларга бушлай билетлар алырга мөмкин.Килүчеләр WorldSkills кысаларында эш бирүчеләр һәм көллият в...

WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына килүчеләрне теркәү башланды. Теләгән һәркем ярышларга бушлай билетлар алырга мөмкин.
0041
Килүчеләр WorldSkills кысаларында эш бирүчеләр һәм көллият вәкилләре, шулай ук башка уку йортлары белән таныша, махсус мәйданчыкларда үзләрен төрле компетенцияләрдә сынап карый алачаклар.
Бушлай чакыру билетын алу өчен WorldSkills сайтында теркәлергә һәм ярышларга килү датасын һәм вакытын сайларга кирәк. Билет буенча чикләнмәгән санда ярышларга узарга мөмкин, ә 12 яшькә кадәрге балалар чемпионатка билетсыз һәм теркәлү узмыйча килә ала.
Электрон билетны кәгазьгә бастырырга кирәк, чөнки сканер экранга чыгарылган штрих-кодны санамаска мөмкин.

  • Кыенлыклар килеп чыкканда ticket@worldskillskazan2019.com электрон почтасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була.


Фото: татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/13/188013/

Комментарийлар