WorldSkills илкүләм чемпионатында Татарстан көллиятләре белән таныштыралар
“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионат финалында Татарстан көллиятләренә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырыла. Бу хакта журналистларга “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге...
“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионат финалында Татарстан көллиятләренә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырыла. Бу хакта журналистларга “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә брифингта WorldSkills Russia вәкиле Карина Саликова әйтте.
“Алар үзләрен “кил дә, үзеңне һөнәрдә сынап кара” дигән мәйданчыкта күрсәтәчәк. Килеп, ниндидер эш белән шөгыльләнеп карарга була. Көллият вәкилләре, мөгаллимнәре көллиятләрнең кайда урнашуы, программалар, аларга ничек кереп булу турында мәгълүмат бирәчәк”, - диде Карина Саликова.
Ул көллиятләрне таныту өчен моның файдалы чара булачагын ассызыклады. “Россиянең барлык 85 төбәгеннән вәкилләр килеп күрәчәк дигән сүз. Без чемпионатка барлыгы 3 меңләп конкурсант һәм эксперт килер дип көтәбез. Делегация, кунакларны кушып, 7 меңнән дә ким кеше булмас дип уйлыйбыз”, - диде.

Комментарийлар