Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills флагы Ярославльдә булды

WorldSkills флагы эстафетасы Ярославльга барып җитте. Бу турыда “WorldSkills Kazan 2019” 45 нче Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.Флагны элек шәһәр урамнары буйлап йөрттелә...

WorldSkills флагы эстафетасы Ярославльга барып җитте. Бу турыда “WorldSkills Kazan 2019” 45 нче Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
WorldSkills флагы Ярославльдә булды
Флагны элек шәһәр урамнары буйлап йөрттеләр, аннары ул WorldSkills стандартлары буенча сайлап алу ярышлары ачылышы тантанасында булды.
Эстафетаның Россия этабы узган елның августында Көньяк Сахалинск шәһәрендә башланды. Анда WorldSkills Russia финалы узды. Хәрәкәт символы Россиянең 24 субъектында булачак, аннары Татарстан буенча сәяхәт итәчәк.
Флагның юлы Казанда WorldSkills стандартлар нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпиоанты ачылышында тәмамланачак.
Фото: Пресс-служба Оргкомитета 45-го мирового чемпионата WorldSkills Kazan 2019

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/06/184016/

Комментарийлар