Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills дөнья чемпионаты инфраструктурасы илкүләм чемпионатта сыналачак

Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатына әзерләнгән барлык инфраструктура “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалында сыналачак. Бу хакта журналистларга “Ка...

Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатына әзерләнгән барлык инфраструктура “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалында сыналачак. Бу хакта журналистларга “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills Russia вәкиле Карина Саликова сөйләде.
WorldSkills дөнья чемпионаты инфраструктурасы илкүләм чемпионатта сыналачак
“Без барлык операцион хезмәтләр эшен караячакбыз. Бу уникаль чемпионат булачак. 14-16 яшьтәге 350 яшүсмер финалда көч сынашачак. Параллель рәвештә яше 50 дән узганнар өчен “Навыки мудрых” ярышлары узачак. Шулай ук төп катнашучылар категориясе дә бар. Әле беркайчан да өч яшь категориясе берьюлы катнашканы булмады. Ярышлар мәйданчыгы шулкадәр күп җиһаз һәм конкурсантны сыйдыра алуына шатбыз”, - диде ул.
Карина Саликова әйтүенчә, ярышларда үз осталыгын 26 чит илдән 152 кеше күрсәтәчәк. “Алар өчен бу дөнья чемпионаты алдыннан сынау чарасы булачак. Шул ук вакытта аларны Татарстан белән дә таныштыру ниятләнә, бу нисбәттән экскурсияләр дә үткәреләчәк”, - диде ул.
Илкүләм чемпионат барышында ярышлардан тыш эшлекле программа да каралган. “Хезмәт базарында ихтыяҗлар гел үзгәреп торганда, нишләргә?” дигән темага багышланган зур пленар сессия булачак. Үзен кайсыдыр өлкәдә таба алмаган яшьләр белән нәрсә эшләргә дәүләтнең роле нинди – шул мәсьәләләре күтәреләчәк”, - диде Карина Саликова.
Моннан тыш WorldSkills Russia ның күпсанлы белем бирү программалары күздә тотыла. “Яше 50 дән арткан катнашучылар ярышып кына калмыйча, WorldSkills эксперты дәрәҗәсенә дә өйрәнә алачак. Алар махсус программа буенча укып, алга таба чемпионатлар үткәреп, бәяләүче экспертлар булып эшли алачак”, - диде Саликова.

  • Чемпионатта Россиянең 85 субъектыннан 1519 конкурсант, дөньяның 23 иленнән 164 конкурсант, 1569 эксперт, 1800 волонтер катнашачак. Киләсе атнада командаларның әзерлеген карау өчен, Карина Саликова WorldSkills International вәкилләре киләчәген әйтте.


Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186243/

Комментарийлар