Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills чемпионатын үткәрү өчен Казанга 15 миллиард сумга якын акча бүленгән

WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм үткәрү өчен Казанга 15 млрд сумга якын акча бүленгән. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федераци...

WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм үткәрү өчен Казанга 15 млрд сумга якын акча бүленгән. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.
WorldSkills чемпионатын үткәрү өчен Казанга 15 миллиард сумга якын акча бүленгән
«Федераль үзәк тарафыннан Татарстанга җитди финанс ярдәме күрсәтелде. 2018 елда – 9,5 миллиард, 2019 елда 5,2 миллиард сум акча бүленде. Без акчаларны алу һәм калган эшләрне төгәлләү өчен федераль Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә ниятлибез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионат Казанда 22-27 августта узачак. Анда 60тан артык илдән яшь профессионаллар җыелыр һәм алар 56 компетенциядә көч сынашыр дип көтелә. Ярышларга 1500 катнашучы, 1500 эксперт һәм 1000гә журналист киләчәк. WorldSkills чемпионаты конкурсантлары Универсиада авылында яшәячәк.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/06/187603/

Комментарийлар