Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills алдыннан Казанда токарь станогына һәм чәчтараш урындыгына һәйкәл куелачак

Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары дөнья чемпионаты алдыннан Казанда берничә чара планлаштырылган. Башкалада токарь станогына һәм чәчтараш урындыгына һәйкәл ачылачак һәм яңа туган балаларн...

Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары дөнья чемпионаты алдыннан Казанда берничә чара планлаштырылган. Башкалада токарь станогына һәм чәчтараш урындыгына һәйкәл ачылачак һәм яңа туган балаларның ата-аналары өчен махсус акцияләр узачак. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Август башына кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта, эшче һөнәрләр фестивале символы буларак, токарь станогы һәм чәчтараш урындыгына һәйкәл куелачак», - диелә хәбәрдә.
Токарь станогы һәм чәчтараш урындыгы скульптурасы бронзадан әзерләнәчәк. Композициянең биеклеге 1,7 метр булыр дип планлаштырыла.
Шулай ук чемпионат башланыр алдыннан Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре, татар эстрадасы йолдызлары WorldSkills илчеләре белән бергә бер көнгә һөнәрләрен алмаштыра. Шулай итеп, транспорт блогы хезмәткәрләре «Транспорт һәм логистика» юнәлешендәге компетенцияләрнең берсе кысаларында эшләр башкарачак.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/01/183698/

Комментарийлар