Логотип «Мәйдан» журналы

Вузларга кабул итү кампаниясе старт алды, ә имтихан нәтиҗәләре нинди?

Имтиханнарның төп дулкыны ахырына якынлашты.Төп мәҗбүри предметлар буенча нәтиҗәләр инде билгеле.Быел рус теленнән 16 меңнән артык укучы имтихан тапшырган. Әлеге фән буенча 100 балл туплаучылар узган...


Имтиханнарның төп дулкыны ахырына якынлашты.


ege2016
Төп мәҗбүри предметлар буенча нәтиҗәләр инде билгеле.
Быел рус теленнән 16 меңнән артык укучы имтихан тапшырган. Әлеге фән буенча 100 балл туплаучылар узган елдагыга караганда арткан: 2015 елда - 57 кеше булса, быел - 87 укучы.  80нән артыграк балл җыючылар да күбәйгән – 2015 елда 4071 кеше югары баллга язса, быел 5497 кеше “5”ле алган.

Кызганычка, 4 укучы минималь чикне уза алмаган – быел ул 24 балл иде. Тагын 45 кеше рус теленнән имтиханны исәпкә алган югары уку йортына керә алмаячак – алар моның өчен кирәкле 36 баллны тупламаган.
Ә менә математиканы укучылар быел икенче тапкыр ике дәрәҗәгә бүлеп тапшырды. Мәгълүм булганча, база дәрәҗәдәге сынауда биремнәр шактый җиңел һәм белем биш баллы система буенча гына исәпләнә. Аттестат алу өчен имтиханны “3”легә бирү дә җитә. Әмма бу сынауның нәтиҗәләре профильле вузга керергә мөмкинлек бирми.
База дәрәҗәдәге математиканы республикабызда 10675 кеше тапшырды. “5”легә - 4958 (46,44 процент), “4”легә – 4441 (41,6 процент), “3”легә 1177 (11,03 процент) укучы язган. “2”ле алучылар да быел шактый күп – 135 кеше (1,26 процент). Узган елда андыйлар 105 кеше (1,18 процент) булган. Әмма бу шуның кадәр укучы аттестатсыз калачак дигән сүз түгел. Кайберәүләр, әйтик, база дәрәҗәдәге математика белән бергә профиль дәрәҗәдәгесен дә тапшырды. Бәлки анысыннан минималь чикне уза алганнардыр. Шулай да рус телен уңышлы тапшырган булса, аларның шулай ук математикадан үзләрен яңадан сынау мөмкинлеге бар.
Профильле математиканы укучылар 6 июнь көнне тапшырган иде, нәтиҗәләрне укучыларга 21 июньгә кадәр көтәргә туры килде. Республикабызда бу төр сынауны барлыгы 11 157 кеше үтте. Алар барысы да - техник профильле, математикадан имтихан исәпкә алынган, югары уку йортларына керергә өмет итүчеләр. Биремнәр ике өлешкә бүленгән иде. Укучыларга 19 биремне үтәү өчен 3 сәгать 55 минут  вакыт бирелде.  Математиканы камил белүчеләр күп түгел – республикабызда шундый 13 укучы бар икәнлеге ачыкланды, алар 100 балл җыйган. 593 укучы 80 баллдан югарырак нәтиҗә күрсәтте. Аттестат алу өчен быел 100 баллдан 27не җыю да җитә иде. Әмма, көтелгәнчә, күпләр әлеге фәннән минималь чикне уза алмады. 883 укучыга имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкинлеге бирелде.
Якын көннәрдә барлык фәннәрдән дә имтихан нәтиҗәләре билгеле булачак. Республикабыз югары уку йортлары иң яхшы абитуриентлар өчен көрәшне башлап җибәрде инде. 20 июнь көнне вузларга кабул итү кампаниясе старт алды.

 
 

Комментарийлар