Логотип «Мәйдан» журналы

Вузларда кабул итү комиссияләре эшли башлады

Чаллы вузларында кабул итү кампаниясе башлана.БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүче чыгарылыш сыйныф укучыларыннан документлар 26 июльгә кадәр кабул ителәчәк.2018 елда вузларга теркәү 29 июльгә кадәр дә...

Чаллы вузларында кабул итү кампаниясе башлана.
БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүче чыгарылыш сыйныф укучыларыннан документлар 26 июльгә кадәр кабул ителәчәк.
2018 елда вузларга теркәү 29 июльгә кадәр дәвам итә. Иң беренче чиратта олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын кабул итәчәкләр. Шулай ук вузга кергәндә өстенлекләр инвалид балаларга, ятимнәр, максатчан кабул итү кысаларында керүче абитуриентларга бирелә. Вузларга кабул ителүнең гомуми конкурсы ике этапта уздырыла һәм 8 августта тәмамлана.
Абитуриент иң күбе гаризасын биш вузга бирә һәм өч төрле юнәлештәге конкурста катнаша ала.
 

Комментарийлар