Вузларда бюджет урыннары кыскартылу хәбәре дөрес түгел
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларда бюджет урыннары кыскартылу хәбәрен кире какты.Массакүләм мәгълүмат чараларында 2017 елда вузларда бюджет урыннары 40 процентка кыскартыла дигән хәбәрләр йөр...
Массакүләм мәгълүмат чараларында 2017 елда вузларда бюджет урыннары 40 процентка кыскартыла дигән хәбәрләр йөргән иде. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати сәясәт департаменты башлыгы Анна Усачева бу мәгълүмат дөрес түгел дип белдерде. Вузларда бюджет урыннары саны "Россия Федерациясендә мәгариф турында" федераль закон белән гарантияләнгән һәм кыскартыла алмый. Шулай ук 2017 елга стипендия түләү чыгымнары да сакланган һәм индексацияләнгән, киләсе елда стипендия түләүгә бюджет чыгымнары 1,3 млрд сумга артачагын да искәрткән департамент башлыгы.
Комментарийлар