Логотип «Мәйдан» журналы

Вузда укысаң, армиягә бармасаң да буламы?

Студентлар армиядә хезмәт итмичә дә хәрби дәрәҗә ала алачак.Россиядә югары уку йортлары студентлары армиядә хезмәт итмичә дә хәрби дәрәҗә ала алачак. Шундый тәҗрибә Себердә сынала. Бу турыда Россия Фе...

Студентлар армиядә хезмәт итмичә дә хәрби дәрәҗә ала алачак.
Россиядә югары уку йортлары студентлары армиядә хезмәт итмичә дә хәрби дәрәҗә ала алачак. Шундый тәҗрибә Себердә сынала. Бу турыда Россия Федерациясе Оборона министрлыгына сылтама белән "Известия" газетасы яза.
Хәрби кафедрасы булмаган уку йорты студентлары башка югары уку йортлары каршындагы Хәрби уку үзәкләренә керә ала.
Себер федераль университетының Хәрби-инженер институтында беренче Хәрби уку үзәге эшли башлаган. Институтның ике кафедрасында Себер федераль университетының, шулай ук башка уку йортларының студентлары белем ала.
Укырга студентлар атнасына бер йөри. Аны тәмамлагач, хәрби звание һәм хәрби билет тапшырылачак. Аларга запастагы сержант һәм рядовой званиеләре биреләчәк.
Хәрби уку үзәген тәмамлаучылар армиягә чакырылмаячак, әмма үз теләкләре белән хезмәт итә алачаклар.
Киләчәктә бу система бөтен ил буенча кертеләчәк.
Фото: pixabay.com
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар