Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин Хорватия җыелмасы ярымсакчысы Лука Модричка «Алтын туп» тапшырды

Хорватия җыелмасы ярымсакчысы Лука Модрич 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатының иң яхшы уенчысы дип табылды. Аңа «Алтын туп»ны Россия Президенты Владимир Путин тапшырды. Бу хакта РИА Новости аге...

Хорватия җыелмасы ярымсакчысы Лука Модрич 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатының иң яхшы уенчысы дип табылды. Аңа «Алтын туп»ны Россия Президенты Владимир Путин тапшырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Футболчы быелгы мундиальдә җиде уенда кырга чыккан. Нигерия һәм Аргентина командалары белән очрашуда ике туп керткән һәм Россия җыелмасына каршы матчта бер нәтиҗәле пас биргән.
Моңа кадәр «Алтын туп»ка Аргентина командасы һөҗүмчесе Лионель Месси ия булган иде.
Казанда Россия – Хорватия матчы алдыннан Лука Модрич портреты сурәтләнгән графитти ясарга ниятләгәннәр иде. Моңарчы лидерлары графиттида тавирланган барлык җыелма командалар да турнирдан төшеп калды. Әмма россиялеләр хорватларга җиңелде, графиттины исә уен башланганчы ясап өлгертә алмадылар.
 
Фото: REUTERS/Kai Pfaffenbach
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар