Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин Хөкүмәттәге вазифаи үзгәрешләр инаугурациядән соң булачагын әйтте

18 мартта узган Россия Президенты сайлауларындагы бюллетеньнәр буенча 76,67 процент тавыш җыеп, сигез кандидат арасында Владимир Путин – беренче урында. “Россия алдында катлаулы бурычлар тора. Мин аны...

18 мартта узган Россия Президенты сайлауларындагы бюллетеньнәр буенча 76,67 процент тавыш җыеп, сигез кандидат арасында Владимир Путин – беренче урында.
c2207d277329f9f5d41e1905053b50db
“Россия алдында катлаулы бурычлар тора. Мин аны быелгы Юлламамда да әйттем. Без аларны җиңеп чыгарга тиеш. Без бу эшләрне бергә дәвам итәчәкбез”, – дип белдерде Владимир Путин сайлаулар тәмамлангач үзенең сайлау алды штабында, дип яза РИА Новости.
“Безгә бердәмлекне сакларга һәм алга атларга кирәк”, – диде Россиянең бүгенге җитәкчесе. Ул бу сүзләрне Мәскәүнең Манеж мәйданында узган митингта халыкка да кабатлады.
Ул Хөкүмәттәге вазифаи үзгәрешләр инаугурациядән соң гына булачагын әйтте. Бу Премьер-министр вазифасына да кагыла. Шул ук вакытта ул үзенең командасы алдагы елларда да сакланыр, бергә эшләр дигән өметтә кала.
Тышкы сәясәткә килгәндә, Владимир Путин: “Катлаулы вазгыятькә карамастан, без уртак эшчәнлек алып барырга, бөтен булган мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм хәл итәргә әзер”, – дип искәртте. “Бүген Россиянең стратегик хезмәттәше – Кытай. Мәскәү бу хезмәттәшлекне саклаячак һәм үстерәчәк”, – диде ул.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар