Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин: Ту-160 самолеты зур мөмкинлекле яңа машинага әверелә

Россия Президенты Владимир Путин Ту-160 стратегик самолетын модернизацияләүгә югары бәя бирде. Ул сатып алуларны киңәйтү мөмкинлеген искәртте. Бу хакта дәүләт башлыгы Горбунов исемендәге Казан авиация...

Россия Президенты Владимир Путин Ту-160 стратегик самолетын модернизацияләүгә югары бәя бирде. Ул сатып алуларны киңәйтү мөмкинлеген искәртте. Бу хакта дәүләт башлыгы Горбунов исемендәге Казан авиация заводы эшчеләре белән әңгәмә вакытында хәбәр итте.
Владимир Путин: Ту-160 самолеты зур мөмкинлекле яңа машинага әверелә<br>
«Ту-160 Оборона министрлыгы өчен бик кирәкле мөмкинлекләре булган өр-яңа машинага әверелә. Оборона министрлыгы киләчәктә контрактны арттыру мөмкинлеге булуын кире какмый», - диде Путин. Ул 2018 елның гыйнварында Россия Федерациясе Оборона Министрлыгы ун яңа Ту-160 төзү турында контракт имзалаганын искәртте.
Рабочая поездка Президента Российской Федерации В.В.Путина в Республику Татарстан.
Хәзерге вакытта самолет заводта модернизация уза. Завод хезмәткәрләре Россия Президентына заводка ярдәм, заказлар белән тәэмин итү өчен рәхмәт әйтте. «Хәзер җитештерү яңача башкарыла. Яңа станоклар кайта, яшьләр килә», – ди эшчеләр. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләре Путинны WorldSkills бөтендөнья чемпионаты ачылышына чакырды.
Владимир Путин туксанынчы кризис елларында заводны җитәкләгән Виталий Копылов истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим итте. «Әлеге авыр еллар, 1990 еллар уртасы һәм иң аянычлы 1995 ел безнең тарихта, предприятие тарихында беркайчан да кабатланмас дип ышанам. Күренекле директор һәм авиатөзүче, элеккеге генераль директор Копылов истәлеген мәңгеләштерү дөрес булыр», - диде ул.
Беседа с работниками Казанского авиационного завода имени С.П.Горбунова.
Президент бүген Горбунов исемендәге Казан авиация заводында җитештерүне модернизацияләү барышы, аэродром базасын реконструкцияләү проекты белән танышты. Аңа эретеп ябыштыру үзәкләре һәм агрегатлар җитештерү цехларын, механик эшкәртү, әзерләү-штамплау производствосын күрсәттеләр һәм техник яктан яңадан җиһазлау планнары турында хәбәр иттеләр.
Путинга самолетларны автоматлаштырылган проектлау, технологик әзерләү буенча цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында сөйләделәр, детальләрне югары төгәллектә җитештерә  лазер цехын күрсәттеләр. Аны вице-премьер Юрий Борисов, Оборона министры Сергей Шойгу, Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Рабочая поездка Президента Российской Федерации В.В.Путина в Республику Татарстан.
Фото: kremlin.ru, tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/13/186188/

Комментарийлар