Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин Моношәһәрләргә ярдәм фондының үз эшен дәвам итәчәге турында сөйләде

Моношәһәрләргә ярдәм фонды үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин Чаллыдагы «КАМАЗ» хезмәткәрләре белән аралашу вакытында сөйләде.«Моношәһәрләргә ярдәм фонды эшләвен дә...


Моношәһәрләргә ярдәм фонды үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин Чаллыдагы «КАМАЗ» хезмәткәрләре белән аралашу вакытында сөйләде.


0175

«Моношәһәрләргә ярдәм фонды эшләвен дәвам итә. Якындагы өч елда аңа 5,5 миллиард сум бүлеп биреләчәк», — дип яза РИА Новости дәүләт башлыгы сүзләренә сылтама белән.


Президент Моношәһәрләрне үстерү программасын «яңарту» өчен туктатуларын һәм «нәтиҗәлерәк» ителәчәген әйтте.


«… киләсе елның беренче кварталында ул программа эшләвен дәвам итәчәк», — диде Владимир Путин.


Элегрәк Россия вице-премьеры Виталий Мутко Моношәһәрләрне үстерү фондына моношәһәрләрне үстерүнең яңа программасын эшләргә кушты. Ул дәүләт ярдәме инструментларын яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш. Ел ахырына кадәр программаны Россия Хөкүмәтенә карарга тапшырырга кирәк.



Фото: kremlin.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар