Владимир Путин мәктәпләрдә иминлек саклауда өстәмә чаралар оештыру комплексын раслаган
Россия Куркынычсызлык Советы аппараты Россия мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексын эшләгән. Россия Президенты Владимир Путин аны раслаган. Бу хакта РИА Новости аг...
Россия Куркынычсызлык Советы аппараты Россия мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексын эшләгән. Россия Президенты Владимир Путин аны раслаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Куркынычсызлык Советы Секретаре урынбасары Александр Гребенкинга сылтама белән хәбәр итте.
"Российская газета"га биргән интервьюда Гребенкин алдагы ике елда 18 төбәктә мәктәп һәм көллияттә укучылар тарафыннан 24 җинаять кылынганлыгын искәртә. Корал һәм шартлаткыч җайланмалар кулланылган җинаятьтә 99 кеше яраланган. 24 кеше һәлак булган, шуларның уникесе - балалар.
"Безнең тарафтан хокукый һәм оештыру характерындагы өстәмә озак вакытлы чаралар комплексы эшләнде. Ул Россия Президенты тарафыннан расланды.Чаралар яңа җинаятьләр кылу мөмкинлеген бөтенләй бетермәсә дә, аларны минимумга калдырырга тиеш", - дип җиткерә Гребенкин.
Аның сүзләренә караганда, "белем бирү оешмаларының иминлеген тәэмин итү өчен ел саен федераль бюджеттан өстәмә ассигнованиеләр бүлеп бирү каралган".

Комментарийлар